АКШның финанс министры Бессент мөһим белдерү ясады: Трамп администрациясе ФРС рәисе Джером Пауэллны якындагы атналарда алыштырырга уйлый. Федераль резерв системасы бездәге Үзәк банк функциясен үти. Трамп күптәннән инде Пауэллга резерв ставкасын төшерергә әмер бирде, ләкин банкир аны тыңламый. Сүз уңаеннан әйтеп үтик: АКШта резерв ставкасы бүген 4,25–4,5 процент кына, ләкин җыелган бурычлар масштабы шул дәрәҗәдә: беренче карашка кечкенә булып тоелган процентлар да астрономик сумма җыя.
Ни өчен Пауэлл Трампны тыңламый? Ставканы әмер белән генә төшереп булмый чөнки. Дөресрәге, төшерергә мөмкин, әмма ул икътисадта уңайсыз үзгәрешләр китереп чыгарачак. Россиядә дә шундый ук хәл. Бизнес һәм чиновниклар төп ставканың югарылыгыннан зарлана, барысы да Нәбиуллинаны сүгә, әмма Economist журналы «корыч Нәбиуллина» дип атаган татар хатыны нык тора: ставка югары, төшерсәләр дә, бик азга гына төшерәчәкләр. Кредитка корылган икътисадта ставканы төшерү кредит бумы һәм гиперинфляция китереп чыгарачак. Бу – котылгысыз. АКШта да хәл шундый ук: депозитлардан акча качачак, кредитлау үсәчәк, милли валюта очсызланачак… Пауэлл урынына чит планета вәкилен алып килеп куй: хәл үзгәрмәячәк. Моны Трамп та аңлый, билгеле, әмма аның бугазыннан дәүләт әҗәтләре тоткан. Америка икътисадын бурычка алмыйча үстереп һәм тотып торып булмый хәзер. Бюджет дефициты үсәчәк, аны каплау өчен бурычка алу да артачак.
Вазгыять бер Америкада гына түгел, Кытайда да куркыныч. Күк асты иле бурычларга үзенең океан арты көндәшенә караганда да ныграк баткан. Чиннарның гадәттән тыш җитештерүчәнлеге – субсидияләү нәтиҗәсе. Барлык технологик товарлар да субсидияләнә, шуңа күрә Кытай электромобильләре арзанга сатыла һәм Көнбатыш базарларын яулап ала. Субсидия өчен акчаны коммунистлар хөкүмәте каян ала? Бурыч җыя. Менә карагыз: Кытайның быелгы бюджет дефициты ЭТПның 8,6 проценты кадәр. Россия бюджетының дефициты шул масштабта булса, җитмәгән акча күләме 18 триллион сум булыр иде. Әле монда 1,5–3 триллион сумлык бюджет дефициты да куркыныч дип санала. Бюджет дефициты нәтиҗәсендә күпергән дәүләт әҗәте иртәме-соңмы шартлаячак. Менә шуның шартлау ихтималлыгы бөтен дөньяда киеренкелек тудыра да инде.
Бюджет дефицитын киметү өчен субсидияләүне туктатсаң ни була? Технологик товарларны җитештерү туктаячак. Трамп яшел энергетикага субсидияләрне туктатырга ниятләгәч, Илон Маск ничек сикеренә, үрсәләнә Америкада? Кыскасы, бурыч җыюны дәвам итсәң, һәлакәткә төртеләсең, туктатсаң, шулай ук…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез