Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында депутатлар 8 комитет рәисен сайлады. Ике комитет җитәкчесе алмашынды.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзаидарә комитеты рәисе итеп Альберт Хәбибуллин; Бюджет, салым һәм финанс комитетына – Леонид Якунин; Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетына – Рәгать Хөсәенов (моңа кадәр Лениногорск районы башлыгы вазыйфасын башкарды); Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетына – Андрей Егоров; Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитетына – Азат Хамаев; Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына – Александр Чубаров (моңа кадәр комитет рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды); Социаль сәясәт комитетына – Светлана Захарова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына – Айрат Зарипов билгеләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез