Парламентарийлар гыйнварның беренче ике уку атнасы дәвамында укучылар рационына традицион Яңа ел ризыкларын кертергә тәкъдим итә. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, менюда мондый позицияләрне атнага бер-ике тапкыр өстәргә кирәк.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта мәктәпләрдә туклану кышкы каникуллардан соң ук стандарт форматка кайта һәм балалар өчен әһәмиятле Яңа ел мохитен берничек тә чагылдырмый. Депутатлар балалар рационына рәсми рәвештә бәйрәм ризыкларын өстәргә кирәк, дип саный.
Аерым алганда, рөхсәт ителгән ингредиентлар һәм минималь майлылыкны кулланып, җиңел рецептура буенча «оливье» салатын әзерләргә тәкъдим ителә. Шулай ук төшке ашка бәйрәм символы буларак мандариннар кертү күздә тотыла.
Даванков һәм Авксентьева бу чараны гамәлгә ашыру ашханәләрдә өйдәге уңайлылык атмосферасын тудырырга һәм бәйрәм тойгысын озайтырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышана. Бу, үз чиратында, укучыларга озак вакытлы ялдан соң уку процессына кайтуны психологик яктан җиңеләйтергә тиеш, диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез