Шулай итеп, күптәннән хыял түрендә йөрткән теге яки бу әйберне, ниһаять, бик җайлы гына сатып алу бәхетенә ирешергә мөмкин. Соңгы вакытларда хуҗабикәләрнең теленнән төшмәгән аэрогрильне, мәсәлән. Көнкүреш техникасы кибетендә консультант булып эшләүче Марат Ситдыйковның аны сайлау буенча киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Майсыз гына бәрәңге, тиз арада алсуланып торган тавык кыздыру һәм башка бик күп ризык пешереп бирә торган техника бу. Ризыкны кайнар һава ярдәмендә әзерли. Асылда газ миче, гриль һәм хәтта фритюрницаны берләштерә. Аэрогриль кайнарга чыдам капкачлы касәдән (күбесенчә пыяладан эшләнә) гыйбарәт. Анда җылыткыч (ТЭН яки галоген лампа) һәм җилләткеч урнаштырылган. Эшләгәндә, җилләткече, продуктларга төрле яктан өреп, кайнар һава куа. Нәтиҗәдә ризык көймичә, артык май сеңдермичә, тигез генә пешә.
Аэрогрильнең иң зур өстенлеге – ризыкны күп май салмыйча әзерләү мөмкинлеге бирүендә. Табадагы ризыкны, газ мичендәге кебек, һава агымнары кыздыра. Шуңа күрә витаминнары һәм файдалы үзенчәлекләре күбрәк саклана. Бу техника ярдәмендә җаның теләгән ризык әзерләргә: ит, бәрәңге кыздырырга, яшелчә, камыр ризыклары пешерергә, җимеш киптерергә һәм хәтта банкаларны парландырырга була.
Киң таралган төрләренә тукталып үтик.
Классик (конвекцион мич)
Аслыкка урнаштырылган үтә күренмәле зур савыттан (гадәттә 7–12 литрлы) һәм җилләткеч белән җылыткычлы капкачтан тора. Мондый приборда төрле биеклеккә урнаштырып була торган тимер рәшәткәләр булырга мөмкин. Шулай икән, бер үк вакытта берничә ризык әзерләп булачак. Өстенлекләре: пыяла аша ризыкның әзерләнүен карап-күзәтеп торырга мөмкин, ризык бик тигез пешә. Кимчелекләре: савыты зур һәм тиз ватылучан булганлыктан, байтак кына урын таләп итә.
Аэрогриль-аэрофритюрница
Заманчарак моделе. Савыты – тимердән, корпусы – пластиктан эшләнә. Куб яки цилиндр рәвешендәге кечкенә генә прибор. Өстенлекләре: аз урын алып тора, тизрәк җылына, җиңел юыла (касәсен алып юарга мөмкин). Кимчелекләре: күләме кечкенә (3–5 л): зур гаиләгә җитәрлек ризык әзерләп булмаска да мөмкин.
Күпфункцияле аэрогриль
Берничә прибор функциясен берләштерә. Мәсәлән, аэрогриль-мультиварка (пешерү-кыздыру өчен) яки ыслау өчен төтен генераторы да урнаштырылган аэрогриль. Өстенлекләре: бер прибор берничәсен алыштыра, күп урын таләп итми. Кимчелекләре: кыйммәт тора, өстәмә функцияләре кирәк булып чыкмаска да мөмкин.
Кыскасы, сайлаганда, үз ихтыяҗыңа таянып эш итәсе. Җылыту, дачада куллану өчен җыйнак кына аэрогриль-аэрофритюрница уңайлы булса, пешерергә яратучылар, ишлерәк гаиләләр өчен классик яки күпфункцияле моделе кулай. Касәсенең күләменә килгәндә, 4 кешелек гаиләгә бер тапкыр утырып ашау өчен 5–8 литрлысы җитә. Күбрәк кешегә әзерләү өчен 10–17 литрлысы кирәк булыр.әк һәм хуш исле дә булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез