Депутатлар пенсионерларга 13нче пенсия түләүне тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасына пенсионерларга 13нче пенсия түләү турында закон проекты кертеләчәк.

Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышев (ЛДПР фракциясеннән) Думага пенсионерлар өчен һәр ел саен 13нче пенсия түләү турында закон проектын кертүнең күздә тотылуын белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Ул моңа кадәр хупланмаган документны эшләп җиткереп, кабат тәкъдим итәргә ниятләүләрен әйткән.

Депутат әйтүенчә, хезмәт хакларының үсүе инфляцияне өлешчә каплый. Әмма пенсионерларның – халыкның аз якланган катлавының керемнәре бәяләр үсүне “куып тотарга” өлгерми. Чернышев билгеләп үткәнчә, яңа ел алды түләвен матди ярдәм буларак карарга һәм күләмен һәркем өчен бертигез итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре