Республикада «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә, аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары янына баралар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Әтнә районында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды. Депутат хәрбиләрнең якыннары белән сөйләште, аларның сорауларын һәм теләкләрен тыңлады.
Аерым алганда, Камил Нугаев махсус хәрби операциядә катнашкан Руслан Яруллин гаиләсендә булды. Сугышчы 2022 елның 24 сентябреннән алгы сызыкта була, миналардан арындырган өчен медаль ала. Хәзер ул өйдә, яраланганнан соң тернәкләнү уза. Көрәшчегә тормыш иптәше Алисә һәм ике кызы – 9 яшьлек Аделина һәм 5 яшьлек Азалия ярдәм итә.
Камил Нугаев шулай ук хәрби хезмәткәр Илфат Галиуллин гаиләсе – хатыны Энҗе һәм аның ике кызы – сигез яшьлек Замира һәм дүрт яшьлек Зәлия белән очрашты. Илфат Галиуллин быелның 19 июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә кергән.
Әтнә районының тагын бер кешесе Фәрит Сабирҗанов ике айга якын алгы сызыкта. Камил Нугаев аның хатыны Мөслимә белән аралашты. Сугышчының өлкән улы Фәнил хәзер армиядә хезмәт итә, кызы Миләүшә 10 нчы сыйныфка, ә кече улы Фирзәр 8 нче сыйныфка күчкән.
Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директоры Фоат Вәлиев Спас районына эш сәфәре кысаларында шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендә булып хәлләрен белеште.
Егоровлар гаиләсе башлыгы – Денис Николаевич 2022 елның октябреннән бирле махсус хәрби операциядә хезмәттә. Хатыны ике бала тәрбияли һәм Полянка мәктәбендә укытучы булып эшли.
Районның тагын бер кешесе – Еремин Тимофей Юрьевич шулай ук 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Өйдә аны хатыны һәм ике кызы көтә. Хатыны декрет ялында.
Ике гаилә дә сабыйлары балалар бакчасына йөргән өчен түләүдән азат ителгән, җирле хакимият барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә тырыша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез