ДРКБның Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә озак вакытлар буе дәваланучы сабыйларга “Батырлык тартмасы” акциясе кысаларында җыелган бүләкләр тапшырылган. Бүләкләрне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм Думаның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тапшырган.
Светлана Захарова әйтүенчә, Татарстанда балалар иҗаты өчен уенчыклар, язу-сызу әйберләрен җыю буенча акция 15 ноябрьдә башланган. Аны “Бердәм Россия” тарафдарлары советы һәм гражданлык инициативалары үзәге тәкъдим иткән. Акциягә депутатлар, эшмәкәр, танылган блогерлар кушылган. “Бу акция белән без сабыйларның хастаханәдә үткәрелгән авыр көннәрен, дәвалану сәгатьләрен ничек тә җиңеләйтергә тырыштык”, – ди комитет рәисе.
Дума депутаты Айрат Фәррахов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева һәм “Татарстанда балалар спорты” партия проекты җитәкчесе Ольга Павлова исә Балалар республика хастаханәсендә кирәкле барлык уңай шартлар тудырылуын искәртеп, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре ирештергән.
ДРКБ баш табибы Айрат Зыятдинов, үз чиратында. дәваланучы балаларга тәгаенләнгән бүләкләрне кабул итеп, депутатларга һәм акциядә катнашучыларның һәммәсенә сәламәтлек теләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез