Әлеге закон проекты Юрий Афонин җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме тарафыннан пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
Инициатива авторлары компенсацияләрне исәпләү формуласына яңадан карауны таләп итә. Хәзерге кагыйдәләр буенча, һәр тоткарланган көн өчен компания хезмәткәргә бурыч суммасыннан Үзәк банкның төп ставкасының 1/150 өлеше күләмендә түләү башкарырга тиеш. Депутатлар исә әлеге күрсәткечне ставканың 1/30 өлешенә кадәр күтәрергә тәкъдим итә.
Юрий Афонин аңлатканча, гамәлдәге санкцияләр формаль характер гына йөртә. Хәзер намуссыз бизнеска түләүләрне соңга калдыру законны үтәүгә караганда отышлырак. Бәяләр үсү шартларында бу хезмәткәрләргә турыдан-туры финанс зыян китерә.
«Без моны тәртип урнаштыру өчен кирәкле адым дип саныйбыз. Мондый механизм хезмәт хокукларын бозуны икътисади яктан файдасыз итәчәк», – дип йомгаклады депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез