Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларның хәле канәгатьләнерлек дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россияленең сәламәтлеге канәгатьләнерлек. Температуралары күтәрелмәгән, йөткерү, томау төшү күзәтелми. Пациентлар даими лаборатор контрольдә», — дип искәрттеләр ведомствода.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез