Дилә Нигъмәтуллина: «Алар булмаса, «башым китәр» иде»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның соңгы вакыттагы авыр хис-тойгылары турында социаль челтәрләрдә сөйләгән.

Каты авырып киткән әтисен янында һәрвакыт булырга туры килгәнлектән, ул бик нык арыган. Еллар буе авыру якыннарын караган кешеләргә соклануын белдергән.

– Мин алай булдыра алмас идем. Әтине карау бик нык хәлемне ала. Мин моның урынына 200 концерт бирер, алай да шул дәрәҗәдә арымас идем, – дигән җырчы.

Арыганлыктан таркаулынып киткән җырчы бик еш әйбер югалта башлавыннан зарлана. Йокысы туйса да, туймаса да ул бары тик бер әйберне генә – җырлауны гына тиешенчә башкара алуын әйткән ул.

– Әгәр дә ирем һәм абыем булмаса, «башым китәр» иде инде. Барлык проблемаларны да бергәләп чишәбез. Аларның ярдәмен тойган саен «каз тәннәре» чыга. Әти белән булган вакыйгалар абый белән арабызны тагын да якынайтты», – дигән җырчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре