Җырчы Дилә Нигъмәтуллина сөенечле яңалыгы белән уртаклашты. Аның яман шеш белән көрәшүче әтисенең хәле яхшырып киткән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Диләнең әтисе Җәүдәт абыйга Казанның онкология үзәгендә берничә операция ясалды, бик озак вакыт тернәкләндерү узарга туры килде. Аңа ярты елдан соң гына авылына кайту насыйп булды. Капкасын ачып кергәч, әтисенең күзенә яшьләр килүен дә яшерми җырчы.
«Озак вакыт дәваланганнан соң әтиемнең үз йортына кайтканына 1 ай булды. Хәле көннән-көн яхшыра, өйдә стеналар да ярдәм итә, дип юкка әйтмиләр», – дигән Дилә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез