Дима Билан Казаннан якыннарына күчтәнәчкә нәрсә алачагын әйтте

Казанда «Яңа дулкын» халыкара бәйгесе ачылышында Дима Билан татар мәдәниятен һәм милли ашларын яратуын әйтте. Моңа хәтле дә Татарстанда берничә мәртәбә булган җырчы республикада уздырган вакытлары турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Мин монда шактый еллар яшәдем. Казан янында да, Чаллыда да яшәдем. Казан һәрвакыт интеллигент булуы, һәр процесска карата нечкә мөнәсәбәте белән аерылып торды. Аның халкы да интеллигент», – диде Дима Билан.

Әмма җырчының төп мәхәббәте – милли ашлар. Артист Татарстаннан бервакытта да традицион сый-нигъмәтләр алмыйча китми икән. «Мин өйгә һәрвакыт 30-40 өчпочмак алып китәм. Дуслар да, әти-әни дә, бигрәк тә әни бик ярата. Үзем дә өчпочмак һәм кыстыбый бик яратам. Бу ризыкларны бик яхшы әзерлим», – диде җырчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре