Динә Латыйпова социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә ире Рафаэль Латыйпов белән төшкән матур фотоларын урнаштырганнан соң, аңа бик күп кенә тәнкыйь сүзләре яудырганнар.
Җырчыны тамашачысы "үз йөзен югалту"да гаепләгән. Язылучылар фикеренчә, җырчы Илсөя бәдретдинованың "копиясе"нә әйләнгән.
"Илсөя дип торам!", "Илсөя копияләрен эзләп йөргән иде, ерак та булмаган икән", "Бәдретдинованың клоны", "Сез үз йөзегезне югалткансыз, бөтен попса эстрада бер-берсен кабатлый. Әллә инде барыгызга бер визажистмы сезнең?" – дип комментарийлар калдырганнар.
"Илсөя, Ильмира, Динә, Зинира – барысы да бер төсле", – дип комментарий калдыручыга җырчы:"Алай ук яшьләр белән бер сафка бастырмагыз инде", – дигән.
Аннан шаяртып: «Зәйнәпкә охшатып буярга кушкан идем, югыйсә», – дигән.
«Кызлар, мин ничек Илсөягә охшый алыйм инде! Ул бит минем сеңлем кебек кенә әле. Ә менә буяуны кызганмадылар, Рафаэль абыйның туган көненә дип, күпме кирәк сөрттеләр. Югач бетте инде. Мин хәзер шул ук Динә апагыз», – дигән җырчы тамашачыларын тынычландырып.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез