Газетага язылу

«Динамо-Татарстан» хатын-кызлар командасы дөнья чемпионы булды

Әбү-Дабида яше илледән узган хатын-кызлар командасы – “Динамо-Татарстан” ветераннар арасында волейбол буенча Open Masters Gemes дөнья чемпионы исемен яулаган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 6-15 февральдә Мастерлар Ачык Уеннарының (Open Masters Gemes) чираттагы этабы уздырыла. Иң зур халыкара спорт ярышларының берсе бу. Ярышларда дөньяның дистәләрчә иленнән яше утыздан өстәрәк булган  25 меңнән артыграк спортчы катнаша.

Кичә генә Әбу-Дабидан “Динамо-Татарстан” яше илледән узган хатын-кызларыбыз җыелма командасының волейбол буенча Open Masters Gemes дөнья чемпионы исемен яулаулары турында бик шәп хәбәр килеп иреште. Безнең команда үзенең категориясендә 3 көн ярышып, 7 уенда откан.

Татарстан динамовчылары Чехия, Литва, шулай ук Россиянең “Дальний Восток”, Мәскәүнең “Буревестник” командаларыннан, “Динамо” Россия-Белоруссия берләштерелгән җыелма командасыннан өстен чыккан.

“Динамо-Татарстан” хатын-кызлар командасын чын күңелдән гаять зур җиңүләре белән котлыйбыз! Чемпионнарның исемнәре: Людмила Гыйлаҗетдинова, Наталья Романова, Анастасия Комарова, Ирина Трушина, Елена Шадрина, Галина Данилова, Наталья Вдовина, Ольга Коломейцева, Ирина Швец, Марина Соломченко. Кызларның җиңүе Татарстан “Динамо”сының 100 еллык тарихына тагын бер бик матур сәхифә өстәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре