Аның әйтүенчә, профилактик медицина тикшеренүләрен һәм диспансеризация үткәрүнең яңа тәртибен күздә тоткан документ әзерләнгән дә инде.
Ведомство тәкъдимнәре хупланса, диспансеризация тагын да җентекләбрәк үткәреләчәк һәм тикшеренүләр саны күбәячәк.
Диспансеризациянең тагын бер максаты – хатын-кызлар һәм ир-атларның репродуктив сәламәтлеген бәяләү.
Моннан тыш СВОда катнашучылар – хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен гарантияләрне киңәйтергә җыеналар. Алар өчен медицина психологы консультациясе мәҗбүригә әйләнә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, быел 1 сентябрьдән холестеринга кан анализы тапшыручыларның липидлары һәм триглицеридлары турында мәгълүматлар махсус карталарга кертелә башлаган.
Әлеге тикшеренү 18-39 яшьлекләргә – 6 елга бер тапкыр, яше 40тан өстәрәк булганнарга – 3 елга бер тапкыр үткәреләчәк.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы ачыкланганда, КТ мәгълүматлары кулланыла башлаячак.
Шулай ук инструменталь тикшеренүнең яңа төрен – аневризманы ачыклау өчен корсак куышлыгы аортасына УЗИ ясауны кертү күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез