Газетага язылу

Дмитрий Краснов: «Хәләл продукция дөнья күләмендә иң сыйфатлысы буларак кабул ителә»

Бу хакта Россиянең агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерү федераль үзәге җитәкчесе Дмитрий Краснов “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” кысасында үз эшен башлаган “Kazan – Halal Market 2024” ярминкәсенең ачылыш тантанасында әйтте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“Татарстанга Россия хәләл индустриясе үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт, – диде Дмитрий Краснов. – Ярминкәдә 5 меңгә якын атамадагы продукция тәкъдим ителгән. Ил күләмендә хәләл стандартлары буенча эшләүче һәр бишенче сәнәгать Татарстанда урнашкан”.

Аның сүзләренә караганда, бүген дөнья күләмендә, хәтта мөселман булмаган илләрдә дә, хәләл продукциягә карата кызыксыну арта. “Чөнки хәләл стандартлары буенча җитештерелгән продукция иң югары сыйфатлысы, тәмлесе һәм куркынычсызы буларак кабул ителә”, – диде Дмитрий Краснов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре