Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, илдә гомум мобилизация мәсьәләсе көн тәртибендә юк.
Ул Финляндия президенты Александр Стуббның, янәсе, Россиянең гомум мобилизация игълан итәргә мөмкин булуы турындагы фикерен шулай аңлатып үткән, дип яза “RT”.
– Көн тәртибендә мондый мәсьәлә каралмаган,– дигән Песков брифингта.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 21 сентябрендә өлешчә мобилизация игълан итте. Аның төгәлләнүе турында шул ук елның 31 октябрендә хәбәр ителде, әмма мобилизацияне туктату турында рәсми указ пәйда булмады. Соңрак Дмитрий Песков аңлатып үткәнчә, Кремльдә юристлар белән киңәшләшкәннән соң өлешчә мобилизациянең төгәлләнүенә бәйле махсус указның таләп ителмәве турында нәтиҗәгә килгәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез