Дмитрий Песков “Россия 1” журналисты Павел Зарубинның, Украина лидеры Зеленскийның иң якын тарафдары һәм дусты, Зеленский офисы җитәкчесе Андрей Ермакны тентүләр нәрсәне аңлата, дигән сорауга, Украинада сәяси җәнҗалның, коррупцион җәнҗалның көчәйгәннән-көчәюен, әлеге илнең сәяси системасын төрле яклап дер селкетүен аңлата, дип белдергән.
“Нәтиҗәләре нинди булачак? Әлбәттә, чиктән тыш тискәре булачак, әмма нәкъ менә нинди булачагын хәзер әле беркем әйтеп бирә алмастыр, дип уйлыйм”, – дип дәвам иткән сүзен Кремль вәкиле. “Әмма Украина өчен бик авыр хәл бу”, – дип йомгак ясаган ул сүзенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез