Украинаны демилитаризацияләү бурычы үтәлде, хәзер ул хәрби коралны азрак куллана. Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
"Украина махсус операция башлану вакытына бик нык милитаризацияләнгән иде. Һәм, кичә Путин әйткәнчә, бурычларның берсе демилитаризацияләү дип билгеләнгән иде. Асылда бу бурыч күп яктан үтәлде, чөнки Украина үз коралыннан азрак файдалана, һәм ул Көнбатыш илләре тарафыннан тәэмин ителгән кораллану системасын торган саен күбрәк куллана ", - диде Песков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез