Кунакханә бүлмәсендә намазлык, Коръән, хәләл ризык. Россия кунакханәләрендә «Муслим френдли» стандартларын кертергә җыеналар. Әлеге проектны тормышка ашыра башлау турында Казанда узган «KazanForum» халыкара чарасында игълан иткәннәр иде. «Муслим френдли» мөселман туристлары өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.
Мөселман илләре белән дуслыкның ныгуын, хәләл яшәү рәвеше алып баручыларның артуын исәпкә алганда, әлеге проект уңышка ирешер дә кебек. Әлегә кунакханәләрдән башларга исәп. Киләчәктә исә ресторан, автозаправкалар һәм башка хезмәт күрсәтү урыннарын да җәлеп итмәкчеләр.
Кунакханәләргә нинди кагыйдәләрне исәпкә алырга кушалар соң?
- Хәләл стандартларын үтәп җиһазландырылган номерлар саны кунакханәдәге бүлмәләрнең гомуми санының ким дигәндә 10 процентын тәшкил итәргә тиеш.
- Бизәү, декорда кулланыла торган сәнгать әсәрләрендә кеше һәм хайван сурәтләре булмаска тиеш.
- Кунакханәдә туклануда хәләл ризыклар да булырга тиеш. Хәләл туклану оештырылмаса, кунакханәгә якын-тирәдәге хәләл кафе-рестораннар турында мәгълүмат белән уртаклашу бурычы куела.
- Кунакханә номерында кыйбланың кайда урнашуы турында мәгълүмат булырга тиеш.
- Бүлмәдә намаз гыйбадәтен башкару өчен урын җитәрлек булырга тиеш.
- Юыну бүлмәсе тәһарәт алу кирәк-яраклары белән җиһазландырылган булу шарт.
- Гигиена кирәк-яраклары составында ислам динендә рөхсәт ителмәгән компонентлар булмаска тиеш.
- Номерда хәмер саклау тыела.
- Кунакханәдәге телевизорда тыелган эчтәлектәге каналлар булмаска тиеш («для взрослых» тамгалы каналлар).
- Кунакханәгә урнашучы кеше соравы буенча, аңа намазлык бирелергә тиеш. Шулай ук Коръән китабы да.
- Намаз уку вакыты, иң якындагы мәчет урыны, иң якындагы хәләл җәмәгать туклануы ноктасы исемлеге турында мәгълүмат булу таләп ителә.
- Кунакханә эшчеләренең кием-салымы, тышкы кыяфәте ислам нормаларына туры килергә тиеш.
Кунакханә хуҗалары кунакханәдә әлеге системаны ни дәрәҗәдә кулланырга икәнен үзләре хәл итәргә хокуклы. Мәсәлән, бөтен кунакханәдә хәмер һәм хәләл булмаган ризыкларны сатуны тыярга мөмкин.
ФИКЕР
Максим Протасов, Роскачество башлыгы:
– Быел йөзгә якын сертификат бирү планлаштырыла. Әлеге стандартны булдырганда без иң яхшы халыкара тәҗрибәгә таянып эш иттек. Системаның асылы шунда: кунак, килеп, үзен мөселман һәм аңа аерым хезмәт күрсәтү кирәклеген әйтсә, теләсә кайсы сәүдә ноктасы, ресторан яки кунакханәме ул, бу хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Бу кунакханә яки ресторан тулысынча хәләлгә әйләнә дигән сүз түгел әле. Аерым алганда, кунак яши торган номерда кайбер шартлар үтәлергә тиешле. Кунак үзен уңайлы хис итәргә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез