Долина Пугачева турында: "Аны исемнәреннән мәхрүм итү гадел булмаячак"

Җырчы Лариса Долина СССРның халык артисты Алла Пугачевага карата яклап чыккан. Мәгълүм булганча, Пугачева махсус операция башланганнан соң илне ташлап китте.

Долина “КП-Петербург” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, аның коллегасы мактаулы исемнәргә, шул исәптән Советлар Союзы халык артисты исеменә лаек. “Аны яки тагын кемнедер мактаулы исемнәреннән мәхрүм итү гадел булмаячак”,– дип билгеләп үткән Лариса Долина.

Исегезгә төшерәбез: Россиядән киткәннән соң Алла Пугачеваның дәүләт бүләкләреннән мәхрүм ителү ихтималы турында мәгълүм булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре