Бер долларның 80 сум торуы Россия икътисады өчен кулай. КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән.
«Доллар курсы моннан түбән төшмәстер. Ни өчен дигәндә, бүген 1 долларның 80 сум тирәсе торуы – Россия икътисады өчен иң кулае. Доллар курсы түбәнрәк төшсә, бюджетка акча кертүдә проблемалар артачак һәм безнең җитештерүчеләргә чит ил компанияләре белән көндәшлек итү авырлашачак, отышсызракка әйләнәчәк. Кыскасы, долларны 80 сумнан кимрәк итү тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – дип билгеләп үткән профессор.
Аның әйтүенчә, доллар 90-100 сумга күтәрелгән очракта казнага акча кертү җиңеләячәк, әмма халыкка тормыш итү авырлашачак. Сумның «йомшаруы» бәя үсүгә китерә чөнки.
«Доллар курсы 90-100 сум булган очракта, Хөкүмәткә бюджетка акча кертү җиңеләячәк. Экспортерлар күбрәк табыш алып, салымны күбрәк түләячәк. Ә үзебезнең җитештерүчеләргә чит ил компанияләре белән көндәшлек итү җиңеләячәк, чөнки чит илдән кертелгән товарларның бәясе югарырак булачак. Әмма импортерлар зыян күрәчәк. Шулай ук гади кулланучыларның да тормышы катлауланачак, чөнки сумның «йомшаруы» бәяләр артуга китерә», – дип йомгак ясаган Игорь Кох.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез