Донецк, Луганск халык республикаларында, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия гаскәрләре контролендәге территорияләрдә Россия Федерациясе составына субъектлар сыйфатында керү мәсьәләсе буенча референдумнарда тавыш бирү башланган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Чара җирле вакыт белән иртәнге сәгать 8 дә (Мәскәү вакытына туры килә) башланып киткән. Тавыш бирү 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мөһим чара беренче дүрт көнендә сайлау участокларында түгел, бәлки йортларның ишегалларында һәм өйдән-өйгә йөреп оештырыла. Соңгы көнендә генә сайлау участокларында уздырылачак.
Тавыш бирүдә Херсон өлкәсендә – 700 мең чамасы, Запорожье өлкәсендә – 500 меңләп кешенең катнашуы күздә тотыла. Донецк халык республикасында 1,5 миллион бюллетень әзерләп куелган.
Моннан тыш Россия төбәкләренә мәҗбүри күченүчеләргә шушы төбәкләрдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Инде алдан хәбәр ителгәнчә, Татарстанда сайлау участоклары өч шәһәрдә эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез