Дөньяның төрле почмакларында "Җиңү Диктанты"нда катнашучылар рекордлы санга җитәчәк

Бүген көндезге 12 сәгатьтә “Җиңү Диктанты” халыкара тарихи акциясе башлана. Быел бу акция рекордлы сандагы мәйданчыкны – Россиядә һәм дөньяның 90нан артыграк илендә 35 мең мәйданчыкны колачлаячак. Акциядә катнашучылар – мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре, гомумән, тарих буенча белемнәрен тикшереп карарга теләүче барча кешегә 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Партия Рәисе Дмитрий Медведевның кушуы буенча, диктант биремнәренең 20 проценты махсус хәрби операциягә багышлана. Диктант, атом бозваткычыннан алып, азат ителгән яңа территорияләргә кадәр, төрле урыннарда уздырылачак.

Акцияне “Бердәм Россия” 2019 елдан бирле оештырып килә.

Исегезгә төшерәбез: быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук 2025 ел Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре