Донор буларак кан тапшырырга теләүчеләргә искәрмәләр бармы?

Донор буларак кан тапшырырга телим. Бөтен анализларым яхшы, әмма авырлыгым 50 килограммга да тулмый. Анализларым яхшы булгач, миңа искәрмә ясамаслармы икән?

Гөлия Закирова. Казанның Осиново бистәсе

Екатерина Хафизова, Казанның Кан тапшыру үзәге табиб-трансфузиологы:

– Кызганыч, донорлык мәсьәләсендә искәрмәләр була алмый. Безгә килгән очракта да сезне кире борачаклар. Ник дигәндә, донор булу өчен кешенең гәүдә авырлыгы 55 килограммнан кимрәк булмаска тиеш. Моннан тыш әле тән температурасының – 37 градустан, йөрәк тибешенең минутына 50–100 дән артмавы да шарт. Кан бирергә килүчегә медицина тикшерүе үткәрелә. Гомуми кан анализыннан гемоглобинны, ялкынсынулар юкмы икәнен карыйлар. Шулай ук донорның ВИЧ-инфекция һәм В, С гепатитлары белән авырмавы, хроник чирләре булмавы мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре