Балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый хәрәкәте белән үзара хезмәттәшлеге буенча Татарстан Рәисе каршындагы Республика координация советында тәрбия, дөрес кыйммәтләр һәм ватанпәрвәрлек турында сөйләштеләр.
Сез кайда, без шунда
Яшьләргә сүз биргәнче, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановның алар турында фикерен ишеттек.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада әлеге хәрәкәт эшчәнлеге 244 мең баланы колачлый. 2024 елда беренчеләрдән булып хәрәкәт мәктәп һәм көллиятләрдән читтә – яшүсмерләр клубларында, мәдәният һәм спорт оешмаларында үсә башлады, – ди Тимур Сөләйманов. – Безнең өчен төп бурыч – хәрәкәткә үзләре килергә җыенмаган балаларны да җәлеп итү.
Хәрәкәт – саннарда
* 244 667 кеше
* 10 яшьтән кечерәкләр – 2,7%
10–12 яшь – 18,9%
13–16 яшь – 51,4%
17–18 яшь – 10,6%
18 яшьтән зурраклар – 16,4%
*Балаларның 30 проценты (73 400 кеше) хәрәкәт үткәргән чараларда 2 тапкырдан артык катнашкан.
*Мәктәп балаларының 60,8 проценты иптәшләренә «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушылырга тәкъдим итәр иде.
Рәхмәт өчен, рәхәт булганга
Ике ел дәвамында башкарган эшләре турында хәрәкәт активистлары һәм остазлар да сөйләде. Күрсәтерлек, үрнәк алырлык, мактанырлык нәтиҗәләре бар икән!
Казанның 131 нче балалар бакчасы мөдире Оксана Куленова «Алдынгылар әкияте» дигән проекты турында сөйләде. Асылы нидәме? Хәрәкәт активистлары, бәләкәчләр янына килеп, Идел буе халыклары фольклорына караган геройлар белән интерактив курчак тамашалары күрсәтәләр икән. Балалар шул рәвешле төрле халыкларның гореф-гадәтләрен дә сеңдерә. Ана сөте белән кермәсә, әнә шулай булса да керә бит ул! Проектта 169 балалар бакчасыннан 5600 сабый катнаша.
Анастасия Буторина исә патриот булып үсеп килә. Кыз гаиләсе белән СВОдагыларга булыша.
– Балачактан ук «Үлемсез полк» акциясендә катнашып килдем. Бабам минем өчен һәрвакыт каһарманлык үрнәге булды. Хәзер без – гаиләбез белән волонтерлар, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә теләктәшлек йөзеннән, төрлечә ярдәм итәбез. Әти-әнием миңа Донбасстагы хәлләр турында сөйләде, ничек итеп хәрбиләргә булыша алуымны аңлатты, – ди Настя. Мәктәптәге активистлар белән Анастасия аптечкалар әзерли, окоп шәмнәре ясый, гуманитар ярдәм җыя, туган як җылысын салып, хәрбиләргә хатлар язалар. Кечкенә дә төш кенә кызлар-егетләр әнә нинди зур эшләр башкара!
Буа районыннан волейбол буенча тренер Руслан Ибраһимов үзенең остазлык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Спортта гына җиңәргә өйрәтми Руслан малайларны. Күңелләренә дөрес кыйммәтләр салырга телим, ди. Активистлар белән балалар йортларына барганнар, мәсәлән. Тренер әйтүенчә, малайларның да күңелләре йомшарган. Моннан тыш төрле хәйрия акцияләре дә оештыралар. Укытучы әйткәнне генә көтеп ятмый укучылары, үзләре дә инициатив икән.
Кем тәрбияләр?!
Утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шул мәсьәләне уртага салды. Әйтүенчә, «Алдынгылар хәрәкәте» үсеп килүче буынны тәрбияләүдә саллы өлеш кертә. Ә безнең яшьләр бездән кала кемгә кирәк соң?!
– Без хәрәкәтнең әһәмиятен тулысынча аңлап бетермибез дә төсле, ә бу – бик кызганыч хәл. Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк. Бүген федераль дәрәҗәдә хупланган менә дигән мөмкинлек бар, – диде Рәис. – Совет чорыннан соң билгеле бер бушлык булды, хәзер шул бушлыкны тутырырга тиешбез. Ике ел эчендә без хәрәкәт эшчәнлегенең кирәклеген күрдек. Бу эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Эшчәнлекнең нәтиҗәсе бүген-иртәгә түгел, киләчәктә күренәчәк.
Киләчәктә күрербез!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез