Брянск һәм Белгород өлкәләрендә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, әлеге төбәкләрдә һәм Курск өлкәсендә уннан артык кеше яраланган. Бу хакта төбәк башлыклары хәбәр итә.
Брянск өлкәсенең Климово бистәсендә камикадзе-дрон шәхси йортка һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, 30 яшьлек хатын-кыз һәм 41 яшьлек ир-ат һәлак булган. Төбәктәге барлык зыян күрүчеләрне хастаханәгә китергәннәр.
Белгород өлкәсенең Шебекино округында тагын бер кеше һәлак булган. Белгород, Грайворон һәм Шебекино округларында дүрт кеше яраланган. Аларның икесе хәзер дә хастаханәдә.
Курск өлкәсендә Черницыно авылында яшәүче 64 яшьлек ир-ат һәм Льгов шәһәренең 45 яшьлек кешесе яраланган. Төбәк губернаторы Александр Хинштейн хәбәр итүенчә, соңгы тәүлектә өлкә күгендә 143 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез