Нәни сырхауларга уенчыклар һәм язу-сызу әйберләре китерделәр.
Бүген “Батырлык тартмасы” Бөтенроссия хәйрия акциясе тәмамлана. Проектны бөтен ил күләмендә инде менә 12нче тапкыр “Бердәм Россия” һәм партия тарафдарлары гамәлгә ашыра. Ул хастаханәләрдә дәваланучы балаларның күңелен күрүгә юнәлдерелгән.
Акциянең соңгы көнендә Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы нәниләргә бүләкләр тапшырганнар. Аларга уенчыклар, иҗат белән шөгыльләнү өчен җыелмалар, китаплар тутырылган 200 тартма китергәннәрр. Бүләкләрне хастаханәнең барлык уен бүлмәләренә тигез итеп бүлгәннәр. Дәвалану процедураларыннан соң “Батырлык тартмасы”ннан теләсә нинди бүләк сайлый алачакларын белгәч, балалар бик нык сөенгән.
Акциядә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары актив катнашкан. Алар нәниләргә кирәкле әйберләр тапшырып кына калмыйча, акциягә үз коллективларын да җәлеп иткән.
Быел бер яңалык та кертелгән: уенчыклар җыю эше барлык 45 муниципаль берәмлектә оештырылган. “Батырлык тартмалары” партиянең җирле бүлекләрендә, кибетләр, коммерцияле оешма офисларына урнаштырылган. Барлыгы йөзгә якын җыю ноктасы булдырылган. Муниципалитетларда тупланган әйберләр районнарның балалар хастаханәләренә һәм медицина оешмаларының балалар бүлекләренә тапшырылган. Кыскасы хастаханәләрдә дәвланучы нәни сырхауларның берсе дә нәүмиз калмаган.
“Татарстанда “Батырлык тартмасы” акциясендә катнашкан барча кешегә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомуми эшкә керткән өлешегез – бәһаләп бетергесез зур. Хастаханәдәге бала һәр көн саен бик зур хисси һәм физик киеренкелек кичерә. Безнең бурыч – аларга бу киеренкелекне җиңелрәк кичерергә ярдәм итү”, – ди “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Советы рәисе Светлана Захарова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез