Төбәк башлыгы Мурат Кумпилов үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза “РИА Новости”.
Аның әйтүенчә, ике бала пилотсыз очкыч кыйпылчыкларыннан яраланган. Балаларны Энем бистәсе хастаханәсенә озатканнар. Биредә аларга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә.
Хәзер инде зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый: берсен бүген өенә кайтарып җибәрәчәкләр, икенчесе әлегә хастаханәдә дәвалана.
Монан тыш пилотсыз очкыч кыйпылчыклары 8 шәхси йортка һәм 3 автомобильгә зыян салган. Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, төнлә һава һөҗүменнән саклану көчләре Россия күгеннән – 85 Украина дронын, шул исәптән Адыгея өстеннән – 4 дронны бәреп төшергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез