Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов коллекторлар эшчәнлеген тулысынча тыюны күздә тоткан закон проектын әзерләгән. Нилов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, документ Дәүләт Думасына карап тикшерүгә тапшырылган да инде, дип яза “РИА Новости”.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, кредиторларга кулланучы займнары буенча таләпләрне кемгәдер тапшыруга тыю кертү тәкъдим ителә. Моннан тыш кредит алучыларга кредит алганнан соң 10 көн эчендә кредитордан бурычны түләтүгә коллекторларны җәлеп итмәүне таләп итү хокукы биреләчәк.
 Нилов әйтүенчә, әлеге башлангыч кредит алучыларны коллекторлык агентлыкларының психологик басымыннан коткарып калачак. Закон проекты авторлары фикеренчә, бу хәл коллекторлар мөмкинлеген чикләп, финанс кыенлыклары алдында калучыларның хокукларын яклауга ярдәм итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез