Газетага язылу

«Дүрткуллап алабыз!» ВТ журналисты вакансияләр ярминкәсендә эш эзләде

Бүгенгә мин – ун ел элек филология факультетын тәмамлаган, өч җирдә эшләп караган, икенче бала белән декреттан эшкә чыгарга уйлап йөрүче әни. Элеккеге эшемә кайтасым килми, яңасын табасы иде. Кайсыгызның кулы җылы, дигәндәй, бу багажым белән кайсы оешмага эшкә алырга әзерләр? Күпме акча вәгъдә итәләр? Казанда узган вакансия базарыннан җанлы репортаж.

«Дүрткуллап алабыз!»  ВТ журналисты вакансияләр ярминкәсендә эш эзләде

Казанның УНИКС комплексында бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы уза. Яшьләр өчен киләчәккә планнар корырга, эш эзләүчеләргә яңа мөмкинлекләр табарга, хәтта өстәмә белем алу буенча юнәлеш сайларга да бер дигән мәйдан бу, ди оештыручылар. Үзенең киләчәген кайгыртучыларны Казанда гына түгел, барлык районнарда, шәһәрләрдә көтеп калалар. Республика буйлап 46 мәйдан ачылачак.

– Казандагы ярминкәдә республиканың 45 эре оешмасы катнаша. Быел без аны КФУ белән берлектә уздырабыз. Университетта 20 меңләп студент белем ала, киләчәктә Татарстан хезмәт базарын тулыландырасы белгечләребез бу, – дип ачып җибәрде ярминкәне Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ярминкәгә өметләр зурдан әле. Узган ел монда республика буенча 45 мең кеше катнашкан, 3500 кеше эш тапкан. Бүгенгә исә Татарстан буенча 3600 кеше эш эзли икән. Теләге булган кешегә тәвәккәллек кенә кирәк. Кирәкле белемең булмаса, яңадан уку мөмкинлеге бар. «50 яшьтән узганнар, СВОда катнашучылар, баласына 3 яшь тулмаган декретта утыручы әниләр өчен хәтта бушка да әле ул укулар», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

Ярый, үземнең «легенда» буенча эш эзли башлыйк. Алма төшәрлек урын да юк, аеруча яшьләр күп. Сыймаганнары урамда көтеп тора. Рәт-рәт булып өч катка тезелгән оешмаларның стендлары буйлап барам. Интерьер ясау, төзелеш, 7 нче хастаханә, «Вкусно – и точка»... Мин эшлисе килгән эш юк бит әле монда. «Татнефть», «Алабуга», «Нәфис Косметикс»... Урнашсаң, шундыйга урнаш инде аны. Әмма стендта нинди һөнәр ияләрен эзләүләре аермачык язылган. Алмаулары көн кебек ачык. МКДЦга эшкә чакыручы кызлар янына туктап карыйм. Монда филологлар кирәкми микән?

– Әлбәттә, алабыз. Документлар белән эшләүчеләрне дә кабул итәбез. Аның өчен махсус медицина белеме кирәкми. Җитәкче белән эшләргә, документлар тутырырга, хатлар язарга кирәк булачак. Хезмәт хакы 45 мең сум тирәсе чыга. Аның каравы яллары, бәйрәм көннәре бар. Тагын бер өстенлеге бар: 42 көнлек отпуск бирелә.

Ярый алайса. Андый гына хезмәт хакына урнашасы килми бит. Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең тирәсе булганда нишләп мин 45 меңгә эшләп йөрим инде, име?

«Мондый ярминкәләрнең файдасы бармы?» – дип тә кызыксынам кызлардан.

– Профильле белгечләр сирәк очрый. Күбесенчә административ-идарә итү персоналы табу нияте белән чыгабыз. Югары уку йортын тәмамлаучы белгечләрнең кул белән тотып эшлисе килми, аларга компьютерлы эш кирәк, – ди алар.

Менә бу катта заводлар вәкилләре тезелеп киткән. Казан авиация заводына урнашып караргамы әллә? Филологлар ярыймы сезгә?

– Әлбәттә, ярый. Ярдәмче һөнәрләр өчен нинди югары белем белән килсәгез дә була. Мәсәлән, материаллар буенча, планлаштыру буеча техник итеп алабыз. Компьютер белән эшләргә туры киләчәк, отчетлар тутыру, программалар белән эшлисе була. Тәҗрибә, өстәмә белем кирәкми, эш барышында өйрәнәсез. 55–60 мең сум хезмәт хакы түлибез, – ди кадрлар бүлегендә эшләүче кызлар. Ярминкәләрнең файдасын да күрәләр. Вакансияләр хакында шушында белгәннән соң килеп, эшкә урнашучылар бар икән.

Бездә хезмәт хакы күбрәк дип, игътибарымны Казан дары заводына юнәлтәләр.

– Филологик белем безнең профиль түгел инде анысы, яңадан өйрәтсәк кенә. Алай да цехка урнаша аласыз. Анда хезмәт хакыгыз икенче айдан 90 мең сум булачак. Физик эш башкару, чимал бушату, дары киптерү кебек эшләр башкарасы була…

Чаллыдагы «Хайер» компаниясе стенды янында бер төркем егет тукталган. Аларга иярәм. Яшь кенә башларыннан үз теләкләре белән килеп, эш эзләп йөриләрме әллә?

– Үз теләгебез белән дип... Ихтыяри-мәҗбүри инде, – дип елмаешалар. – Казан энергетика көллиятендә укыйбыз, икенче курста. Төрле сувенирлар карап йөрибез менә. Эш турында уйлаганчы укып бетерергә кирәк әле. Һәрхәлдә, бүген үк урнашырга туры килсә, 80 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакына урнашып булмый. Ипотека да түлисе булса, 150 мең кирәк инде. Шундый эш эзләми хәлең юк...

Казаннан Чаллыга китеп эшләргә уйласагыз, киртәләр юк анысы, алырга бик ризалар монда. Әлеге дә баягы декреттан чыккан филолог хатын-кызларны да җыючы оператор, конвейер линиясе операторы итеп алачаклар. Тәрбиячеләр, укытучылар да килә икән. Хезмәт хакы кайсы заводта, нинди сменада, нинди эштә эшләвеңә бәйле.

Урамда полиция стенды урнашкан. Ни хикмәт, яннарына килеп караган бер кеше дә юк. ГАИ машиналары, мотоцикллары куркытамы, яшьләр читтәрәк тора.

– Бераз ияләшсеннәр әле, киләләр алар, – дип елмая форма кигән кызлар. – Мотоциклларга утырып, шлемнарны, формаларны киеп, фотоларга ук төшә башлыйлар.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе беренче елын гына катнашмый бу ярминкәдә», – ди шәхси состав белән эшләү бүлеге  вәкиле Елена Козлова. Узган ел дәвамында барлык катнашкан ярминкәләрен исәпләгәндә, 250–300 кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән инде.

– Күпләр эчке эшләр органнарына килү өчен юридик белем кирәк дип уйлыйлар. Чынлыкта исә бу алай түгел, филологик, техник, икътисадый белем белән дә алабыз. Тикшерү юнәлеше кызыксындырса, юридик белем кирәк. Казанда Эчке эшләр министрлыгының юридик институты бар, анда бушлай икенче югары белем, нәкъ менә юрист белгечлеге алырга була.

Кызыгырлык әйберләр бар инде монда. Форма киеп йөрү генә дә ни тора. Әмма минем ишеләр өчен һөнәрнең бер кимчелеге бар. Физик әзерлек узарга кирәк, нормативларны тапшырган очракта гына форма киеп йөрергә – яшел ут. Әлегә фото белән генә чикләнергә туры килә болай булгач.

– Мотоциклга утырып карага рөхсәтме, иптәш капитан?

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре