«Стрела – Ак Барс» регби командасы баш тренеры ДжейПи Нил Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республиканың спорт министры Владимир Леоновка туп атуын уңай бәяләде.
«Бик яхшы ату, Рөстәм Миңнехановның регбида зур потенциалы бар. Бездә «разыгрывающий» позициясенә уенчы җитми иде, мөгаен киләсе сезонда аңа мөрәҗәгать итәрбез», – дип шаярткан ДжейПи Нил «Татар-информ» журналисты Арсений Кәримов белән сөйләшкәндә.
Шулай ук ул, Татарстан җитәкчелегенең «Стрела – Ак Барс» командасына кагылышлы бөтен мәсьәләләрдә дә катнашуын һәм командага бик нык ярдәм итүен әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез