Эчке эшләр министрлыгы академиясенә пилотсыз очкыч төшкән

Түбән Новгородта Эчке эшләр министрлыгы академиясе бинасы түбәсенә пилотсыз очкыч төшкән. Бу хакта җирле социаль челтәрләргә сылтама белән «В Городе N» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бүген академия бинасына пилотсыз очкыч бәрелгән. Беренчел мәгълүмат буенча, анда шартлаткыч җайланма булмаган. Шартлау һәм янгын чыгу да булмаган. Академиядә дәресләр туктатылган, курсантларны эвакуацияләгәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре