Эдуард Шәрәфиев "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде

Бүген, 9 декабрь көнне, Ватан Геройлары көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевка икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале тапшырылды.

Әлеге югары бүләк аңа махсус хәрби операциянең хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен бирелә.
Россия Президенты Владимир Путинның дәүләт бүләген бирү турындагы Указы 2024 елның 1 ноябрендә имзаланган иде, ә бүләккә Эдуард Шәрәфиев 2024 елның гыйнварында Часов Яр (ДХР) янындагы Богдановка торак пунктларында хәрби бурычларны үтәгән өчен тәкъдим ителгән булган.

Бүләкне бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләр Генераль штабының Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары генерал-лейтенант Владимир Алексеев тапшырды

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре