Эфиопия премьер-министры Әхмәд Казанда БРИКС саммитында катнашачак

Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәд Казанда БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта ТАСС Россиянең Эфиопиядәге илчелеге мәгълүматларына таянып яза.

“Эфиопия ягы премьер-министрның БРИКС лидерлары очрашуында катнашачагын раслады”, – дип билгеләп үтелгән илчелектә.
Исегезгә төшерәбез: БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уздырылачак. Анда 30дан артыграк дәүләт башлыгы үзенең катнашачагын раслаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре