Алайса үзем! Егетлек кайда төшеп кала? Улларны киләчәктә ышанычлы, көчле ир булырлык итеп ничек тәрбияләргә? Тормыш сабаклары кемнән башлана? Шул сорауларга җавап эзләп карыйк әле.
Әти кулы тигән
– 7 нче класста укыганда әти мине беренче тапкыр урманга агач кисәргә алып барды. Кечкенәрәк әле, эшли алмас, димәде. Үзе агачны аудара, мин ботакларын кисәм. Кулыма балта, пычкы тотып, авыл абзыйлары белән беррәттән урманда тир түгәм, – дип балачак хатирәләрен барлый Роспироднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров. – 5 нче класстан ук басу юлында машина рулен ышанып тапшырды. Мәктәпне бетергәндә машина йөртү буенча «ас» идем инде. Кая барса да, үзеннән калдырмады. Әтинең Сабан туенда көрәшкәнен, җитәкчеләр белән аралашканын күреп, ничек сөйләшергә кирәген сеңдереп үстем. Ярышка барасы булса, мине генә түгел, барлык малайларны да кайгыртып, машинасын оештырып, җыеп алып бара. Элек яңа машинаны Тольяттидан алып кайтасы иде бит. 15 яшемдә мине үзе белән алып барды. Өр-яңа алтылы «Жигули» алырга алып барсыннар әле сине! Нинди дәрәҗә бит ул. Ул сәфәрдән дөнья күргән, бөтенләй икенче кеше булып кайттым. Авыл малайлары алдында дәрәҗәм дә бермә-бер арткан кебек булды.
Уллар үстерүнең беренче кагыйдәсе – әти тәрбиясе инде, болай булгач. Бар әйберләре дә җиткән заманда яшәүче малайларны нишләтик соң? Авылда да күп эшне техника башкарганда, шәһәр малайлары бөтенләй эшсез кала, болай булгач. Моның чыгу юлы бар, ди Фаяз Шакиров.
– Ясалма авырлыклар тудырырга кирәк. Кар көрәсен, машинагызны кар көртеннән казып чыгарып куйсын, баруы катлаулы булган җиргә, берничә транспорт белән булса да, үзе барсын. Авылга ешрак кайтсын, әби-бабасына булышсын. Беләкләр тирес чыгарып, бакча казып, капчык белән бәрәңге ташып ныгысын. Бу физик эшне бернинди спорт залы да алыштыра алмый. Газ кергән мунчаны ягу җайлы булса да, утын мунчасы бездә. Утынны яру, өю, мунчага кертеп, әзерләп кую, аннары ягып җибәрү эшләрен үзем дә улым өстенә күчердем.
Кем малае?
Бала – йөрәк ите. Уку авыр, өстәп тренировкаларга да йөрсә... Кызганмый хәлең юк. Берәүләр әнә шулай акланып торганда, икенчеләр малайны тәпи киткәннән диярлек кул арасына кертеп җибәрә. Әни каршы булса да, әти сүзе өстенрәк, ди журналист Зөлфия Гыйльметдинова.
– Ирем ягыннан гаиләбез бик ишле. Аларда ир кешегә карата аерым хөрмәт, дәрәҗә барлыгы сизелә. Улыбыз Данисны әтисе кечкенәдән «ирләр ягына» кертеп җибәрде. Башкалар урам, интернет йогынтысы, дип борчылганда, мин әти йогынтысы көченә ышанам, – дип сөйли 9 яшьлек малай әнисе. – Балыкка барса – үз кармагы, ауга барса, кием, кирәк-яраклары, агач кисәргә пычкысы бар Данисның. Машина тәгәрмәчен икесе алыштыралар, ничәле ачкыч кайсы болтка туры килгәнен белә. Авылда да хатын-кызлар янында тормый, киемнәрен киеп, сәнәген тотып, мал арасына чыга. Кая гына барса да, үзенә эш, шөгыль таба, кулы тик тормый. Әтисе ышанып тапшырган эшләрне рәхәтләнеп башкара. Башта үпкәләдем дә әле бераз. Хатын-кызга, әнигә, киләчәктә гаиләсенә карата тәрбия орлыклары салынмый түгелме, дип борчылдым. Әмма бер көнне икесенең гаилә, анда ирнең җаваплылыгы турында сөйләшкәннәрен ишетеп, тынычлап калдым. Бәлки улымны әтисенә тапшырып, мин бик җиңел юл сайлаганмындыр, анысын вакыт күрсәтер инде.
Дин белгече, психолог Рамил Юныс Зөлфия кебек әниләрне тынычландырырга ашыга. Берәүләргә җитмәгән тәрбия бу гаиләдә мулдан бирелә. «Маменькин сыночек», ягъни «әни малае» дигән төшенчә барыбызга да таныш. Менә шуннан ничек саклыйсы икән улларыбызны?
– Әни тормышының бөтен мәгънәсен улында күргәндә, бөтен вакытын аңа багышлаганда, шундый егетләр үсә. Күп очракта моның сәбәбе хатын-кызның үз ире белән якын мөнәсәбәтләре булмауга бәйле. Аның йә ире юк, йә була торып та, алар арасында бернинди җылылык калмаган. Көннәрдән бер көнне әни малае үсеп җитеп, өйләнергә уйласа, әлбәттә, әни моны авыр кабул итә. Булачак киленен җиде иләк аша уздыра, гел өйрәтә, контрольдән чыгармый. Улы да шуңа ияләшкән була, – дип тәрбия хаталарына ишарәли Рамил Юныс. – Фатирга обой сайлаганда да, хатыны белән киңәшләшәсе урынга, әнисенә шалтырата. Кыскасы, яшь гаиләдә ике кеше урынына өч кеше яши. Әнидән аерылырга кирәк, әмма малайның моңа көче юк. Ул әни белән хатыны арасында чик куя белми. Кызганыч, әни дә үзенең зур хатасын танымый. Улын ир кеше итеп үстерәсе урынга, аны тормышта үзе өчен уңайлы кеше итеп үстергән. Нәтиҗәдә ирләр тормышта рольләрне дөрес бүлә белми. Моның сәбәбе еш кына гаиләдә әтинең булмавына да бәйле. Булса да, хатын-кыз улына тәрбия бирү йөген берүзе өстери.
Рух остазы
Вакытында кендек бавын кисә белмәсәң, кадерле балаңның аңа уралып харап булуы да бар. Әни тәрбиясендә үскән егет хатын-кыз сүзен тыңларга ияләнә. Үз гаиләсен коргач та, йә әнисе, йә хатыны сүзеннән чыга алмый. Боларның барысының да сәбәбе бер: малайларны ир итеп тәрбияли белмәү, яисә янәшәдә тәрбия бирерлек кеше булмау. Кызганыч, сыңар канатлы гаиләләр дә аз түгел шул. Киңәш-табыш итәрлек әтиең булмаса, ул бирәсе тәрбияне тагын кемнән алып була?
13–14 яшендә бала өчен әти дә авторитет булудан туктый. Аңламас, ачуланыр кебек тоела, читтән бер кеше эзли егетләр. Шушы чорда егетләрне югалтмау мөһим. Улларның янәшәсендә көчле остазлар булуын кайгыртыгыз, дип киңәш итә «Рух-Болгар» егетлек мәктәбе остазы Айнур Шәйхетдинов. Тик тренерның да, иҗади җитәкченең дә һәрберсе остаз була алмый. Рухын ныгыта торган, тәрбия ягына да әһәмият бирә торган остаз эзләргә кирәк.
– Замана балалары икенче хәзер, диючеләр белән килешмим. Балалар әле дә шул ук. Һәрбер малайга Аллаһ егетлек тә, сөйкемлелек тә, көч тә, хирыслык та яраткан. Бишектә ятканда ук сизелә ул. Егетне әти-әнисе тәрбиясе үзгәртә. Малайлар кечкенәдән шук була. Бер бүлмәдә ике малайны калдырсаң, алар һичшиксез көрәшә башлаячак. Шулай булырга тиеш тә! Кызганыч, шул шуклыклары, шаянлыклары, тыйганны яратмаулары белән өй эшләреннән дә төшеп калалар. Кызларны кечкенәдән аш бүлмәсендә кул арасына кертсәләр, малай нәрсәнедер бәреп төшерә, чәчә, вата. Утырып торуың яхшырак дип, аны куып җибәрәләр. Авылга кайтарып куеп та, еш шалтыратып, хәлен сорашып торалар. Артык кайгырту белән бастыралар малайларны. Мәктәп-бакчадагы система да алардан робот ясарга тырыша. Әти-әнигә дә, укытучыларга да уңайлы, бер әйтүдә тыңлый торган малай кирәк. Егетнең шәхесен бетерү дип саныйм мин моны. Малай кеше барыбер үзенекен эшләргә тиеш! Тик егет итеп тәрбияләр өчен сабырлык кирәк.
7 яшькә кадәр бала янында әтисе булмаса, була торып та, дөрес мөнәсәбәтләр төзелмәсә, егетнең эчке рухына зыян килә. Шул яшькә кадәр сеңеп калса, чыгарып булмый торган көч ул – эчке рух. Әтисез үскән егетләр дә була ул. Мәсәлән, дәү әтисеннән керергә мөмкин. Балачакта еш авырып, дәваларга билгеле бер табибка йөрткән бала шул табибтан да рухын ныгытып калырга мөмкин.
Үз җилкәсендә өммәтне дә, халыкны да алып баручы чын егетләр тәрбияләү өчен баланы егетлек, җаваплылык мохитенә кертергә кирәк, ди Айнур хәзрәт. Алар шул юнәлештә эшлиләр дә. Егетләргә (7 яшь тулса, бары тик шулай эндәшергә киңәш итә) походлар, сәяхәтләр, төрле чаралар, уеннар кирәк, ди белгеч.
– Мәчет янында юрта бар, мәсәлән. Шунда җыелып сөйләшеп утырабыз, учак ягабыз, чәй кайнатабыз. Борынгы уеннар уйныйбыз, йомшак кылычлар белән сугышабыз, уктан атабыз. Походларда бар нигъмәт тә Аллаһтан булуын, әти-әни кадерен аңларга булыша. Кыргый шартларда тәрбия башкача, үтемлерәк сеңә. Походка чыксак, урманда төн уздырабыз. Ерткыч хайваннар да бар бит анда. Урманда «Су анасы» әкияте ничек куркыныч яңгыраганын белсәгез! Егетлек риск, ягъни үзеңне куркыныч шартларга куеп карамыйча гына тумый. Төнлә авылда алма бакчасы басканыгызны искә төшерегез әле, дим борчылган әти-әниләргә. Хайваннар, бигрәк тә атлар белән аралашу – үзе бер тәрбия инде, – ди егетлек мәктәбе остазы.
Кечкенәдән салган тәрбия орлыклары сыйфатлы булса, җимешләре дә мулдан булыр. Тумыштан бирелгән ирлеген, җаваплылыгын, юмартлыгын үстерә белсәк, улларыбыз өчен рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшисе көннәр озак көттермәс.
Гөлзар Вәлиева, психолог
Баланы психологик яктан мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең, әнидән бераз читләштерә башлауның үз вакыты бар. Бу аның шәхес булып формалашуына йогынты ясый. Малайлар 5–6 яшьтән әтиләре белән күбрәк вакыт уздыра башласалар, үсмерлек чорын да җиңелрәк кичерәчәкләр.
Тик кайбер әниләр ирләренә ышанмый, баланы тиешенчә тәрбияли алмас, дип саный. Күп очракта моның сәбәпләре хатын-кызның үз әтисе белән булган мөнәсәбәтләренә бәйле. Әнә шул шәхси тәҗрибәсенә таянып, үз ирен дә яхшы әти итеп күрмәскә мөмкин ул. Тик әни малайны гел үз янында гына тотса, улының ир булып формалашуы тоткарлана, аның хәтта үз фикере дә булмаска мөмкин. Улыгыз алдында әтисен хурлап, хаталарына ишарәләп торсагыз, аның әтисе турында да фикере үзгәрә, абруе төшә. Киләчәктә гаилә коруы да авыр булырга мөмкин. Әни итәгеннән хатын итәгенә күчкән кебек булмасын өчен, малайга ир үрнәге кирәк. Ышанычлы ирне үзе кебек кардәшләре генә тәрбияли ала, егетлек сыйфатлары алар белән аралашудан барлыкка килә. Ир кеше янында гына малай кысадан чыгарга, үз көчен бәяләргә, карарлар кабул итәргә өйрәнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез