Егор Тарнавский Яңа Чишмә районы башлыгы итеп билгеләнде

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының V чакырылышының беренче утырышында район башлыгы итеп Егор Тарнавский сайланды. Карар яшерен тавыш бирү барышында кабул ителде: аның кандидатурасын Советның яңа составындагы 26 депутат хуплады.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Роза Гайнетдинова, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты. Утырышны Советның өлкән депутаты Гомәр Сөләйманов алып барды.

Вазифада расланганнан соң Егор Тарнавский ант итте һәм утырышны алып баруын дәвам итте. Аның тәкъдиме буенча район башлыгы урынбасары итеп Надежда Попкова сайланды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре