Газетага язылу

«ЭкоЯз» да җиңгән гаилә: «Чүп җыю хайп эзләү түгел ул»

Республикада чистарту-экологик икеайлыгы тәмамланды. Әкренләп «ЭкоЯз» бәйгесенә нәтиҗә ясый башладылар. Быелгы чараларны сигез атнага бүлеп оештырдылар. Һәр атна төрле темага багышланган иде. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтүенчә, бәйгегә барлыгы 1200 гариза килгән.

Районнар арасында Биектау – беренче, Саба – икенче, Апас өченче урынны алды. Район үзәге шәһәр булган районнар арасында өченче урынны Менделеевск алды. Әлмәт – икенче, Кукмара беренче булды. Шәһәр округлары арасында Чаллы – икенче, Казан беренче урынны алды. «Экогаилә» номинациясендә беренчелек Сарман районыннан Ханнановлар гаиләсенә насыйп булды. Менделеевск районыннан Шәрифуллиннар – икенче, шул ук районнан Мачихиннар өченче урынны алды.
Хөкүмәт йортында узган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алган Ханнановларны «ВТ» журналисты да котлады. Газета укучыларыбызга да таныш алар. Алар бу бәйгедә 2020 елда да җиңү яулаган иде. Гаилә башлыгы Илнур Ханнанов юл фаҗигасенә очрап, бер аягын югалтса да, тормыш юлыннан ныклы адымнар белән атлый. Протез аягын киеп куя да, елга буйларыннан, урманнан чүп җыярга ашыга. Иң мөһиме, алар табигатьне гаиләләре белән саклый.
– Тирә-якта чүплекләр артуын күргәч, гаиләбез белән елга буйларын, чишмәләрне чистарта башладык. Ни гаҗәп, без җыештырып кына китәбез, шул урында яңадан чүп хасил була. Әнә шунда кызым: «Әти, әйдә, эшләгәнне видеога төшереп барыйк», – диде. Башта үзебез өчен генә төшерә идек. Аннары эшләребезне дусларга да җибәрә башладык. Алар исә бәйгеләрдә катнашып карарга киңәш итте, – ди Илнур. – Минем әти һәрвакыт агач утыртты. Кечкенәдән мин шуны күреп, өйрәнеп үстем. Үзе бер истәлек бит ул. Хәзер инде балаларым белән үзем агач утыртам. Улым да, кызым да табигатьне бик яраталар.
Тырышлык бушка китми. Аларны күреп, күп кеше чүпне аерып җыярга, артыннан җыештырып китәргә өйрәнгән. Беренче елларда кызлары Азалияне дус-ишләре дә аңламаган.
– Мин кызымны гел тынычландырып килдем. Гаиләдә тәртип, чисталык, тирә-якка сакчыл караш тәрбияләнмәсә, бала аны аңламый, дидем. Соңрак кызым чүп ташлаучыга, син бит үзеңнең киләчәгеңне бозасың, ташлаган чүбеңне кайчандыр балаңа җыярга туры киләчәк, дияргә өйрәнде. Әкренләп караш үзгәрде. Экология балаларны берләштерде, – ди Илнур.
Чүбеңне ташлама дип кенә өйрәтеп буламы? Илнур «юк» ди. Башта үзең үрнәк буласы, ә балалар сиңа карап барысын да эшли, ди ул.
– Без бит чүп җыюны алдан планлаштырып эшләмибез. Машинабызда һәрвакыт чүп пакетлары һәм пирчәткәләр бар. Гаилә белән гел каядыр барырга, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Шөкер, улым да, кызым да тирә-якны яратып үсә. Алар нинди һава сулаганыбызга, нинди су эчүебезгә битараф түгел, – ди Илнур. – Күпләр, хайп өчен чүп җыясың, диләр. Кайчагында андыйларны үзем белән чакырып карыйм. Бармыйлар гына. Безне күреп, башкалар иярсә, бик рәхәт инде. Шунысы да бар: әгәр күңелеңдә, йөрәгеңдә тирә-якны саклау, яклау булмаса, бәйге өчен генә дип берни эшләп булмый. Яратып башкарган эшнең нәтиҗәсе була ул!

Сүз уңаеннан, Ханнановлар гаиләсенә Россия буенча сәяхәткә сертификат биргәннәр. Алар исә моңа әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре