Татарстан экологлары тимер юл буйлап уздырылган рейд кысаларында табигать законнарын бозуның 87 очрагын ачыклаган. Аларның күбесе – тиешсез урынга ташлаган чүплекләр.
Беренче рейд буенча Яшел Үзән районы антилидер булды: аның территориясендә 27 хокук бозу теркәлгән. Ә менә Киров һәм Мәскәү районнарында бары тик 9 хокук бозу очрагы ачыкланган. Әлеге тикшерүдән соң шәхси җир кишәрлекләренең хуҗаларын да эзләп табачаклар. Экологлар тиешсез җиргә чүп ташлаган һәркемгә табигатьне саклау законнарын үтәү һәм калдыкларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез