Газетага язылу

Эксперт Кулик Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләрен атады

Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлеген үстерү өчен төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга, сәүдәгә комачаулый торган киртәләрне бетерергә һәм инвестицион багланышларны гадиләштерергә кирәк.

СКОЛКОВО идарә мәктәбенең Һинд тикшеренүләре лабораториясе фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Лидия Кулик «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре турында алар вакыт белән сыналган дип әйтергә күнеккәнбез, аларны мәнфәгатьләрнең үзара исәпкә алыну аерып тора. Бу ныклы нигездә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре формалашсын өчен, инфраструктураны (мәгълүмати алмашу, кешеләр арасындагы элемтәләр, логистика, төбәкләр дәрәҗәсендә турыдан-туры элемтәләр) үстерергә, сәүдәгә комачаулый торган киртәләрне бетерергә, инвестицион хезмәттәшлекне гадиләштерергә кирәк», - дип искәртте эксперт.

Кулик сүзләренчә, Россия югары уку йортларында, шул исәптән Татарстанда белем алучы һинд студентларының күбесе медицина белгечлекләре буенча инглиз телендәге түләүле программаларны сайлый. Һиндстанга кайткач, алар квалификация имтиханнарын тапшыра һәм инглиз теле рәсми тел булган яки шул тел киң таралган илләргә эшкә китәргә тырыша.

Россия ил югары уку йортларында һинд студентлары санын якындагы берничә елда ике тапкырдан күбрәккә арттырырга ниятли. Моның өчен, эксперт фикеренчә, белгечлекләр исемлеген киңәйтергә һәм рус телендә дә укыту программаларын үстерергә кирәк.

«Энергетика, нефть һәм газ, инженерлык эше, химия, машина төзелеше, биотехнологияләр, киберкуркынычсызлык, эшмәкәрлекнең перспективалары аеруча зур», – дип искәртте Кулик.

Ул шулай ук һөнәри-техник белем бирүне үстерү, бизнесны кадрлар әзерләүгә җәлеп итү һәм Һиндстанда рус телендә укытуны киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Ике ил төбәкләре арасында туры авиаэлемтәне киңәйтү шулай ук бик мөһим», – дип сүзен төгәлләде эксперт.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре