Быел губернаторларны сайлау алды кампанияләре минималь ресурслар белән, партияләрнең түбән активлыгы шартларында уза: алар үзләренең бөтен игътибарын Дәүләт Думасына киләсе сайлауга юнәлткән. Гомуми тындык хөкем сөргән бер мәлдә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ныклы позициядә торуы күренә. Бу хакта “Коммерсантъ” “Госсовет 2.0” яңа рейтингында “Минченко консалтинг” экспертлары белдерүләренә таянып яза.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, 20 сайлау кампаниясенең күпчелеге инерция белән бара. Аларның әйтүенчә, электораль көрәш түгел, бәлки элита эчендәге процесслар игътибар үзәгенә алына. Кадрлар үзгәрешләре, федераль дәрәҗәдәге вакыйгалар, көч структураларының активлыгы моңа төп йогынты ясый.
 Парламент оппозициясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар кайбер очракларда, аз-маз көч исраф итеп, күз буяу белән генә чикләнә, шул ук вакытта тырышлыкның бер өлеше шәһәр советларына, законнар чыгару җыеннарына сайлауга юнәлтелә.
Экспертлар бүгенге җитәкчеләрнең сәяси тотрыклылыгын аерым игътибар үзәгенә алган. Рейтингның “яшел зонасы”на, ягъни иң көчлеләр зонасына, инде алдан әйтелгәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Севастополь губернаторы Михаил Развожаев һәм Архангельск өлкәсе башлыгы Александр Цыбульский эләккән.
Шул ук вакытта Игорь Кобзев (Иркутск өлкәсе), Сергей Ситников (Кострома өлкәсе), Юрий Слюсарь (Ростов өлкәсе), Александр Дронов (Новгород өлкәсе) һәм Александр Богомаз (Брянск өлкәсе) – көчсезрәкләр исемлегендә. Аларның хәленә төбәктәге конфликтлар, җирле түрәләргә каршы җинаять эшләре, хакимияттә озак утыру йогынты ясаган.
Тикшерү методологиясе 9 критерийга нигезләнгән: алтысы (федераль сәясәтчеләрнең хуплавы, киң колачлы проектларга ия булу, төбәкнең икътисадый мөмкинлекләре, вазыйфада утыру срогы, сәяси менеджментның сыйфаты, шәхси имидж) уңай баллар китерә, өчесе (конфликтлар, җәнҗаллар, җинаять эшләре) 3 баллны юкка чыгара. 15 тән күбрәк балл туплаучылар тотрыклылыкның “яшел зонасы”на, 10нан кимрәк баллга ия булучылар – “кызыл зона”га эләккән. Рөстәм Миңнеханов исә 20 балл җыйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез