Газетага язылу

Ел башында нинди файдалы гадәтләргә ияләшергә кирәклеген аңлаттылар

Ел башы – тормышында нәрсәнедер үзгәртү, мәсәлән, йокы, туклану, физик активлык ягыннан файдалы гадәтләр булдыра башлау өчен менә дигән чор.

Бу хакта “Российская газета” табиб Александр Волосник мәгълүматларына таянып яза. “Сәламәтлекне кайгырту – үзебез өчен иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Яңа ел башы исә – бу юнәлештә атлап китү өчен иң әйбәт чор”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Беренчедән, туклану мәсьәләсен яңадан карарга кирәк. Белгеч, диеталарга түгел, бәлки, тиешенчә, дөрес итеп туклануга күчәргә киңәш иткән. “Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, аз эшкәртелгән продуктлар ашагыз, файдалы майлар кулланыгыз”, – дип санап үткән ул.

Табиб шулай ук ризык составына игътибар итү һәм суны җитәрлек дәрәҗәдә эчүнең мөһим булуын искәрткән.

Икенчедән – даими хәрәкәтләнү, физик активлык таләп ителә. Әмма шундук спорт залына язылу һәм хәлдән тайганчы шунда шөгыльләнү, дигән сүз түгел бу. “Күбрәк җәяү йөрегез, иртән зарядка ясагыз, бию, йога белән шөгыльләнегез”, – дип билгеләп үткән Александр Волосник.

Өченчедән – организмны торгызуның нигезе – йокы икәнен онытмагыз. Аз йоклау физик һәм психик сәламәтлеккә кырын суга. Бер үк вакытта йокларга ятып, шул бер үк күнегелгән вакытта торып китәргә тырышыгыз, дигән белгеч. Ул шулай ук психик сәламәтлек турында онытмаска киңәш иткән.

“Көндәлек тормышка ямь өстәп, тынычланып калырга ярдәм итәрдәй шөгыльләр – якыннарыгыз белән аралашуга, медитация, укуга вакытыгызны кызганмагыз”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре