Ел башыннан бирле Татарстанга чит илләрдән 140 меңнән күбрәк кеше кергән

Быел Татарстанга 140 меңнән күбрәк чит ил кешесе кергән. Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марат Галиев шул хакта белдергән.

«Миграциягә йогынты ясый торган төп әйбер – БДБ илләре белән визасыз режим. Республикадагы чит ил кешеләренең яртысыннан күбрәге – Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан эшләү максатында килүчеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары», – дигән ул.

Галиев әйтүенчә, бүген республика территориясендә 112 меңнән күбрәк чит ил кешесе яши.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре