Ел башыннан Татарстан бюджеты керемнәре 13 процентка арткан

2025 ел башыннан Татарстан тупланма бюджеты керемнәре 13 процентка артып 338,4 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтте.

“Узган елның гыйнвар – июль айлары белән чагыштырганда, тупланма бюджет керемнәре 39,8 миллиард сумга, ягъни 13 процентка күбрәк”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, 1 августка республика территориясеннән салым һәм салым булмаган керемнәр 971,9 миллиард сум тәшкил иткән. Үсеш – 11 процент. Әлеге сумманың 65 проценты – федераль бюджетка, калганы – республиканың тупланма бюджетына киткән. “Бу елның җиде аена алынган саннардан күренгәнчә, Татарстан тупланма бюджетының төп керем чыганаклары – физик затларның кеременә салым (33 процент), табышка салым (26 процент) һәм салым булмаган керемнәр (12 процент)”, – диде Алла Анфимова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре