Газетага язылу

Ел башыннан Татарстанда 117 юл-транспорт һәлакәтендә 3 бала һәлак булган

2025 елда 579 юл-транспорт һәлакәтендә 23 бала вафат булган. 629 бала яраланган. 2026 елда дүрт ай эчендә 124 е яраланган.

Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Цеханович хәбәр итте. Балаларны сагалап торган куркынычлар бу гына түгел.

– Җәй саен тыелган пляжда коенып суда баткан балалар табыла. Барлык очраклар да бер үк сценарий буенча диярлек була. Балалар үз көйләреннән йөри, әти-әнисе аның кайда икәнлеген белми, суга кергәндә яннарында булмый, – ди Александр Цеханович. – Җылы көннәргә бәйле балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары да артырга мөмкин. Әти-әниләргә куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш итәбез. Тәрбиянең җаваплылыгы да бар. Үз вазыйфагызны тиешенчә башкармаган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Үз-үзен саклау тәрбиясе гаиләдә бирелмәсә, бернинди рейдлар да нәтиҗә бирми. Питбайк һәм мотоциклларны алып биргәндә еш кына әти-әни аны куллану кагыйдәләрен дә аңлатмый, җаваплылыгы турында да сөйләми. Шуның аркасында үсмер өчен авыр нәтиҗәле юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Мондый хәлләр аеруча борчу тудыра. Без аларга аеруча

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре