«Ел табибы – Ак чәчәкләр» бәйгесендә җиңүчеләр Сингапурда стажировка узачак

Быел Татарстанның «Ел табибы – Ак чәчәкләр» бәйгесендә җиңгән иң яхшы 26 медик Сингапурга стажировка узарга җибәреләчәк. Прогамманы финанслауга 13,4 миллион сум күздә тотылган. Бу хакта «Татар-информ» Дәүләт сатып алулар порталындагы мәгълүматларга таянып яза.

Стажировканың кереш этабы Казанда узачак. Табиблар анда Сингапурның сәламәтлек саклау системасын оештыру принципларын җентекләп өйрәнәчәк. Ә инде икенче – төп этабы Сингапурда тугыз көнлек практиканы үз эченә ала. Программада катнашучылар илнең иң зур алты клиникасында булачак.

Исегезгә төшерәбез: быел бәйгенең төп бүләген – «медицина Оскарын» Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Басанова алды. Җиңүчене Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре