Бу хакта “ТАСС” оператив хезмәтләр мәгълүматларына таянып яза. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул үз-үзенә кул салган. Скляр 2018-2022 еллар аралыгында хезмәт министры урынбасары вазыйфасын биләгән. “Пәнҗешәмбе көнне иртән Филимоновское җирлегендә шәхси йортында хезмәт министрының элекке урынбасары Алексей Склярның мәете табылды”, – дигән ул. Агентлык чыганагы әйтүенчә, элекке министр урынбасары үз-үзенә кул салган.
SHOT мәгълүматларына караганда, 50 яшьлек Скляр үләр алдыннан социаль челтәрләрдә үз үлемендә хатынын гаепләп хәбәрләр таратырга өлгергән. Скляр 2018 елдан Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары вазыйфасында эшли башлаган, 2022 елда үз теләге белән аннан киткән.
Мәгълүмат системалары һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Моңа кадәр Федераль казначылык хезмәтенең Краснодар өлкәсе идарәсендә (2002-2013 елларда) һәм Хисап палатасында (2013-2018 елларда) эшләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез