Электр самокатлары прокатын тулысынча тыярга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов транспорт министры Андрей Никитинга илдә электр самокатлары прокатын тулысынча тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Документта күрсәтеп үтелгәнчә, тыю проблеманы системалы хәл итү һәм алга таба җәяүлеләр арасында җәрәхәтләнү, үлем-китем очракларын булдырмау өчен кирәк. Миронов юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Хөкүмәт карары проектын эшләргә тәкъдим иткән һәм Министрлар Кабинетының бу мәсьәләдәге фикерен сораган.

Сәясәтче әйтүенчә, электр самокатлары, уңайлы инфраструктура булмау сәбәпле, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә зур куркыныч белән яный. Миронов билгеләп үткәнчә, тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан арттырмау кебек чикләүләр һәм тротуарлардан йөрергә рөхсәт итү чынбарлыктагы куркынычларны исәпкә алмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре