Электр самокатына ут капкан: өч балага бик зур зыян килгән

Узган төндә Мәскәүдә яшәүче бер гаилә фатирында электр самокатына ут капкан. Өч балага зыян килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Электр самокаты өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яна башлаган. Бу хакта төнлә МЧСның янгын сагы бүлегенә хәбәр ителгән. Самокатка ут кабу сәбәпле 4, 9 яшьлек, шулай ук 7 айлык бала пешкән. Алар хастаханәгә озатылган.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, транспорт чарасы дөрләп янып киткәндә, гаилә әле йокламаган булган. Шуңа күрә зур фаҗигагә юл куелмыйча калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре