Елгада моторлы көймә әйләнеп капланган – Берничә кеше югалган

Җинаять билгеләре буенча тикшерү уздырыла.

Якутиянең Яна елгасында өч кеше, моторлы көймәдә әйләнеп, юк булган. Россия Тикшерү комитетының Транспорттагы тикшерү идарәсе тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта “KazanFirs” ведомствоның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 18 августта Саха Республикасының Усть-Янск районы Усть-Куйга бистәсе тирәсендә елгада моторлы көймә әйләнеп капланган. Анда дүрт кеше булган. Берсе яр буенча йөзеп чыккан. Көймәдәге калган пассажирларның язмышы билгесез.
Суда юк булган кешеләрне эзлиләр. Шулай ук су транспортыннан файдалану һәм аның хәрәкәтләнү иминлеге кагыйдәләрен бозу билгеләре буена тикшерү үткәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре